Хөрмәтле шинчылар! ТЭЦ-2 эшендәге өзеклек сәбәпле, иртәгә, 10 октябрьдә, беренче смена персоналы тулы составта чыкмый. ❗❗❗ Вахта автобусларының графигы үзгәрде! Хәрәкәт расписаниесе өстә 👆
Информационный канал
Хөрмәтле шинчылар! ТЭЦ-2 эшендәге өзеклек сәбәпле, иртәгә, 10 октябрьдә, беренче смена персоналы тулы составта чыкмый. ❗❗❗ Вахта автобусларының графигы үзгәрде! Хәрәкәт расписаниесе өстә 👆
БӘЙГЕ: иң яхшы проект җитәкчесе КАМА TYRES шина комплексында традициягә кергән “Иң яхшы проект проект лидеры” бәйгесенең “Иң яхшы проект җитәкчесе” номинациясендә дә җиңүче билгеле булды. 📝 Бу номинация буенча 11 гариза алынган. “Иң яхшы проект җитәкчесе” номинациясендә җиңүче – механика заводының сыйфат бүлеге начальнигы Марат Закиров. 📚 Проект темасы Механика заводының сыйфат бүлегендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру 📊 Максат Сакчыл производство инструментларын куллану, “НКШ”, “НЗГШ” һәм “ЭШС” җәмгыятьләре участоклары чыгымнарын ачыклау, аларны киметү юлларын билгеләү, “НМЗ” җәмгыятенең сыйфат бүлегендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру. ♦Нәрсә эшләнгән: – “НКШ” һәм “НЗГШ” җәмгыятьләрендәге технологик җиһазлар узелларындагы подшипникларның корпусларына адаптерлар урнаштыру нәтиҗәсендә тирбәлешкә диагностика уздыру вакыты киметелгән; – экономияләнгән вакыт хисабына “ЭШС” җәмгыятендәге 64 технологик җиһазга бер ел эчендә ике тапкыр техник хезмәт күрсәтелгән. 📍Нәтиҗә Механика заводының сыйфат бүлегендә хезмәт җитештерүчәнлеге арткан. #КАМАTYRES #Бәйге #НМЗ #Проект #ХезмәтҖитештерүчәнлеге
Канал «Чулман» подключен к сервису MaxGate. Контент автоматически синхронизируется между Telegram и мессенджером MAX.
Подключить кросспостинг«Чулман» - канал из категории «Новости и СМИ», подключенный к сервису кросспостинга MaxGate. Публикации канала синхронизируются между Telegram и мессенджером MAX, а на этой странице собраны ссылки на обе версии канала.
Сейчас у канала 448 подписчиков суммарно в Telegram и MAX. За последние 30 дней в истории MaxGate учтено 187 публикаций, поэтому перед подпиской можно оценить не только размер аудитории, но и регулярность обновлений.
Чтобы подписаться, используйте кнопки «Открыть в MAX» и «Открыть в Telegram» в верхней части страницы. У отдельных постов ссылка может быть доступна в обоих мессенджерах или только в одном из них, если MaxGate получил такой URL из истории обработки.
ХӨРМӘТ: хезмәтен тану 👏🎉Түбән Кама химия-технология институтында Түбән Каманың Мактаулы гражданы, НХТИ профессоры Валерий Дорожкинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы чара узды. Анда KAMA TYRES генераль директоры Игорь Прокопьев һәм «Кама» фәнни-техник үзәге башкаручы директоры Марат Хафизов катнашты. Компания җитәкчесе галимгә Россия химия фәнен, шина комплексын үстерүгә, тармак өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә керткән өлеше өчен рәхмәтен белдерде. - Сезнең фәнни эзләнүләр нәтиҗәләре KAMA TYRES предприятиеләрендә кулланышка кертелгән карарлар нигезенә ятты. Моннан тыш, сез укыткан студентлар бүген Түбән Каманың сәнәгать предприятиеләрендә, шул исәптән шина комплексында уңышлы эшли, – дип билгеләп үтте Игорь Прокопьев котлау чыгышында. 💐 Хезмәтләрен тану һәм хөрмәт йөзеннән, Владимир Дорожкинга чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырылды.
СПОРТ КӨНДӘЛЕГЕ: ГТО нормативларын тапшырыр 14 октябрьдә “Шинник” спорт комплексы манежында “Хезмәт һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшырырга мөмкин. ⏰ Вакыты: 19.00 сәг. ❓Кемнәр тапшыра ала: – шина комплексы предприятиеләренең 18-80 яшьлек хезмәткәрләре. 📝 Катнашучыларга нәрсәләрне белергә кирәк: ✅ Алдан ук “Дәүләт хезмәтләре” порталының www.gto.ru сайтында теркәлергә һәм УИН (универсаль идентификацияләү номеры) алырга. Аннан башка система нәтиҗәләрне күрми. ✅ Уңайлы булган спорт өс-баш һәм аяк киеме әзерләргә. ✅ Гариза һәм УИНны 12 октябрьгә кадәр предприятиеләр профкомнары рәисләренә тапшырырга – урыннар чикләнгән. 📌 Яшь төркемнәре буенча мәҗбүри булган сынаулар карточкаларда. ❗ГТО нормативларын тапшыру үзеңнең формада булуыңны тикшерү генә түгел – вакытны эш көненнән соң коллегаларың белән бергә уздыру да. Стартта очрашуга кадәр! #KAMATYRES #ФизкультураСпорт #ГТО